Бу нинди тукталыш?! Əйт әле:…

Бу нинди тукталыш?! Əйт әле:
Без монда ни юлдан юлыктык?!.
Соп-соры шәһәрне ятсынып, ашкынып
Тукталдык. Буталдык. Юл башын оныттык…

Ниндидер бер сүрән ут төшә. Айданмы?!
Фонарьдән төшәме?! Белмәссең…
Бу эңгер-меңгердә мин — уңга,
Син сулга китештер, күрәсең!..

Кар ява. Март башы кышлаша. Мин сиңа
Тик бәхет юрыйм да… Хушлашам!
…Кыш буе яңгыры ялкытты…
Яз җиткәч кар яусын! Ичмасам!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт